Search results
- һәйкәл ачу тантанасы шигърият һәм әыр-моң сөючеләр өчен зур бәйрәмгә әверелде. // Source: http://kiziltan.ru/
- рәлиф нурисламов, “Кызыл таң” ның Мәскәүдәге штаттан тыш хәбәрчесе. // Source: http://kiziltan.ru/
- Башкортстан президенты Рөстәм хәмитов исеменә юнеско эшләре буенча Русия Федерациясе комиссиясенең әаваплы секретаре Григорий орджоникидзедан телеграмма килде. // Source: http://kiziltan.ru/
- Анда ул 4 - 6 апрельдә Русия Федерациясе юнеско кафедраларының координацион комитеты әгъзаларын республикада әылы кабул иткән өчен төбәк башлыгына рәхмәт белдерә. // Source: http://kiziltan.ru/
- “Киңәшмәдә катнашучыларның киңәш-тәкъдимнәре, һичшиксез, юнеско кафедралары программасы кысаларында хезмәттәшлекне ныгытуга булышлык итәчәк”, — диелә телеграммада. // Source: http://kiziltan.ru/
- арытаба Уфада мәгариф, мәдәният, табигатьтән файдалану һәм экология министрлары белән кызыклы очрашулар булуы, Башкортстан белән юнеско хезмәттәшлеген үстерү буенча яңа тәкъдимнәр кертелүе турында билгеләп үтелә. // Source: http://kiziltan.ru/
- Атап әйткәндә, алар — юнесконың бөтендөнья мирасы исемлегенә мәдәни ландшафт сыйфатында уникаль шүлгәнташ һәйкәлен кертү, республикада юнесконың биосфера резерватын булдыру, юнесконың штаб-фатирында “Урал батыр” эпосының һәм курайда уйнау сәнгатенең презентациясен оештыру, республиканың югары уку йортларында юнеско кафедралары ачу. // Source: http://kiziltan.ru/
- Григорий орджоникидзе Башкортстанда юнеско проектларын гамәлгә ашыруда Хөкүмәт премьер-министры урынбасары, юнеско эшләре буенча комитет рәисе Зөһрә рәхмәтуллинаның һәм комитетның башкарма директоры өлфәт йомагуәинның зур тырышлык һәм көч салуын билгеләп үтә. // Source: http://kiziltan.ru/
- Ул Башкортстан эшчәнлеге белән юнеско юнәлешендә танышуның перспективалы яңа проектлар булдыруга этәргеч бирәчәгенә ышаныч белдерә. // Source: http://kiziltan.ru/
- Григорий орджоникидзе, шулай ук, үзен Башкортстан Республикасының Почет грамотасы белән бүләкләгән өчен Рөстәм хәмитовка ихлас рәхмәт белдерә. // Source: http://kiziltan.ru/